Татарская электронная библиотека: Рифкат Маннапов. Зәңгәр чәчәкләр(шигырьләр)Ташкын. Дулап ярлардан чыгаларҮләмәнең сулары. Язгы ташкын шаулаганынҺаман тыңлап туймадым. Көчле ташкын илтеп куйды. Зур бозларны кырларга. Ташкын шавын көйгә салып.
Сезгә кайттым җырларга. Күкрәп, шаулап акты ташкын. Ярларга сыялмыйча. Вакыт кыса, китәм инде. Карап та туялмыйча.
«Сез яраткан язучыбызга әйләндегез»— дигәне бигрәк нык ошады. Минем куркытырлык кешем юк, шуңа алар ешрак бәйләнә, ә минем үз- үземне. яки сирень яфраклары турындамы — әгәр ул чын шигырь икән, ул күз яше.
Боз таулары япан кырда. Тын гына елап калды. Кар сулары белән тулганҮләмә агып калды.
Урманда. Урманга кердем кайтышлый. Кошлар җырын тыңларга.
Татарча шигырьлэр мэхэббэт турында. Служит для самомодерации сообщества — комментарии индивидов с отрицательной репутацией будут сворачиваться. Матур смс лар. Яраткан кешегә,дусларга һ.б. анекдоты. Альбина Михайловна. В теме 19 сообщений.
Шаулап чәчәк атып торсын Бакчаларда гөлләрең, Бүгенгедәй ямьле үтсен Киләчәктә көннәрең. Иң яраткан матур кошлар Сайрасыннар болында, Исән-саулык, ак бәхетләр Юлдаш булсын. Тик шулай да шушы шигырь аша Телим сиңа изге теләкләр.. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Билет №3. 1. Яраткан шөгылең турында сөйлә. 2. Дустыңа мәктәп китапханәсе турында.
Таныш сукмаклардан йөрим,Кайтсам туган якларга. Урман шаулый, кошлар сайрый,Керәм матур дөньяга. Язгы урманнан да ямьле. Тагын ни бар дөньяда. Сукмагым дим, борма- борма.
Түбән төшә дә менә.Әкияттәге юллар сыман. Читләре чәчәк кенә.Әнә күке аваз салды,Сискәнде карт имәннәр. Алар һаман өскә үрли,Болытларга тигәннәр. Түм- түгәрәк зур аланда. Уйный иде пар болан.
Буй- сыннары шундый нәфис,Чәчәк сабагы сыман. Юлым шунда туктап калды,Өркерләр дип уйладым. Аллы- гөлле чәчәкләргәМин басарга кыймадым. Яңгыр. Яңгыр яуса, җиңел сулап җир уяна,Бәрәкәтле булсын диеп ил куана. Яңгыр күбрәк яуган саен икмәк уңа,Ахак кебек бодай белән ындыр тула.
Икмәк булса, тамак та тук, өс тә бөтен. Айлар буе яңгыр яумый торса, читен. Яңгыр суы табигатькә җан өрәдер,Җирнең өстен яшел төскә ул төрәдер. Яңгыр – шатлык, яңгыр – сафлык,яңгыр – байлык,Шунсы да бар: яңгыр яуса, арта саулык.
Бар җиргә дә яңгыр яумый тигез итеп,Кайвакытта хәлләр бетә яңгыр көтеп. Куанабыз, сөенәбез, яңгыр яуса,Яңгыр яу, яу, яу, сибәлә, һич булмаса. Элек башкачарак иде. Бүген җилнең атаманы килгән,Иртәдән үк дулый, сызгыра. Кичә генә яуган аз- маз карны. Төрле тарафларга туздыра.
Атна буе торган якты дөнья. Караңгыланып калды, ниһаять.Җил һаман да көчәя бара кебек,Булмас кебек кабат тын хәят.
Вакыт- вакыт җил давыллый башлый,Күккә өермәләр сузыла.Җанда- тәндә авыр моңсу халәт,Үзалдына кәеф бозыла. Түбән төшкән зур шәмәхә болыт.
Буран белән бергә кушыла. Гадәттән тыш хәл күргәнгә ахры,Килалмыйча торам һушыма.
Болыт кар апкилде булса кирәк,Бар тирә- юнь акка төренде. Ул да түгел, кыска бер арада. Кояш көлгән кебек күренде. Кояш баешыннан искән җилләр. Гадәттә еш буран китерә.Әллә мин үзгәрәм, әллә дөнья,Буран башка төрле үкерә. Ромашкалар. Ромашкалар таң җиленнән.
Моң гына тирбәләләр.Әйтерсең лә алар шулай. Тын гына серләшәләр. Ап- ак кигән чәчәкләрдән. Татлы хуш ис бөркелә. Ихтыярсыз биреләмен. Бай табигать иркенә. Монда бар да элеккечә,Шуңа җаным шатлана.
Чәчәкләргә карасам да,Күңел күгем сафлана. Кояшның тәүге нурлары. Иркәли чәчәкләрне. Озаклап туктап күзәтәм.
Чуар күбәләкләрне. Чәчәкләрдә җем- җем уйный.
Энҗе чык тамчылары. Тургай җырына кушылыпҖырлый күңел кыллары. Нигә шулкадәр якын соң? Ала алмыйм күземне. Бала чакка кайткан кебек.
Хис итәмен үземне. ВәгъдәНи белән юанырга соң? Күренеп торган эшем юк.Әллә нинди моңсу тынлык,Серем сөйләр кешем юк. Яңа хыял яралмаса,Никтер рухланмый күңел. Зиһен еракка юнәлгән,Бу хәл тикмәгә түгел.
Күптәнге бер иске вәгъдәм. Кылт итеп искә килде. Вак эшкә алданып йөреп. Соңга калмасам инде. Билгеле ки, һәр вәгъдәне.
Тизрәк үтәргә кирәк.Һаман мөмкинлек булмады,Озака китте бигрәк. Бу гамәлне булмас эш дип. Кырыйга куйган идем.Әйткән сүз – аткан ук, дигән. Катгый карарга килдем. Вәгъдә булгач, соң булса да. Бер үтәлергә тиеш. Онытсам, намус агачым.
Бирмәскә мөмкин җимеш. Гамәлне башкарып чыксам,Олы шатлык көтелә. Тынгысыз күңел берәүне. Сөендерәсе килә. 2. Төшме димен, юк, бу өн шикелле,Күзгә әллә ниләр күренә.
Хәл- вакыйга шундый кинәт булды,Керми тора күңел түренә. Акыл түгел, күңел икеләнә,Мөмкин түгел диеп саныймын. Ялгышмаска теләп баштанаяк. Тирән дикъкать белән карыймын. Беренче күз ташлау белән, якташ,Мин, әлбәттә, сине таныдым. Шундый зур кызыксыну кузгалды,Сикереп торып сиңа атылдым.
Мөмкин кадәр ихлас тавыш белән: – Тиңдәш, синме? Эчкә тулган хисләр яктысында. Уйчан күзләреңә карадым. Көтмәгәндә таныш чалым күреп.
Карап каттың минем йөземә. Кечкенә генә моңсу күзләреңнән. Таныганың ачык сизелә. Йөзең һаман кырыслана барды,Карашыңнан шомланып куйдым. Иреннәрең дер- дер калтырады,Халәтеңне берсүзсез тойдым.
Зур шатлыктан бер мәл хәлем китте.– Син икәнсең, ай, рәхмәт, – дидем.– Уен мени, ничә заман узды,Көч- хәл белән таныдым, – дидем. Яшьли ирегеңнән мәхрүм калгач,Туган җиргә бүтән кайтмадың. Хурландыңмы, оялдыңмы – белмим,Кайтыр сәбәп, ахры, тапмадың.
Дус бар, дошман күп дигәндәй,Төз юл сайлап дөрес иткәнсең. Сине танымаган булыр идем,Нәкъ әтиең төсле икәнсең.
Артык төпченергә мин җыенмыйм,Күрәм – ару килеш- килбәтең. Сөендердең, якташ, хатынны да. Сайлагансың уңган, әйбәтең. Хатирәләр белән яшим.
Хатирәләр уйлап юаныр чак,Яшь вакытны булмый кайтарып. Хыялларым канат каккан чакка. Кайтасылар килә җай табып. Хатирәләр уйлап юаныр чак,Һаман яшь чак керә төшләргә. Яшьлек шулай бик тиз узамени?
Уйга чумам айлы кичләрдә. Хатирәләр уйлап юаныр чак,Онытканмын рәхмәт дияргә.
Зәңгәр күлмәгеңне һаман саклыйм,Синең төсең итеп кияргә. Хатирәләр уйлап юаныр чак,Уйлар кайта туган якларга. Ерактан да җанны җылытасың,Шушы хисне телим сакларга. Маһинур. Чәчләреңне салып җил иркенәКүңел бакчасына керәсең. Сөю шулай була микән әллә,Сине һәр көн килә күрәсем. Иреннәрең тулып пешкән чия,Күзләреңдә синең якты нур. Дус дип йөреп гашыйк булганымны.
Сизми калдым сиңа, Маһинур.Үз хәлемне үзем аңлый алмыйм,Йокыларым качты түгелме? Сагынам да сине, юксынам да,Биләп алдың барлык күңелне. Болай гына хисне баса алмам,Җай чыгуга киләм, көт мине. Күңел белән түгел, йөрәк белән. Сөям, Маһи, сөям мин сине. Зур шау- шуны күтәралмыйм.
Концертларга, театр- фәләннәргәБервакытта алдан бармадым. Барсам да шул ихлас авыз ерып,Озын- озак утыра алмадым. Коеп яуган җәйге яңгыр кебек. Дәртем тиз кабына, тиз тына.
Күңел һаман гыйбрәтле хәл эзли,Югарыга карап ашкына. Зур матурлык карый булса кирәк,Бертөсле көй аны туйдыра. Нишләтим соң, күңел нечкә булгач. Асыл көйләр генә сыйдыра. Көчле тавыш хәзер күтәралмыйм,Тынычлык сөяр вакыт җиткәндер. Янар йөрәк һаман ашкынса да,Гүзәл яшьлек узып киткәндер.
Узса узсын, әйдә, уза бирсен,Кайгы- хәсрәт килеп тотмасын. Тәкъдирдән ич барыбер узып булмый,Атар таңнар мине котласын. Белер- белмәс ниләр диимҺәр кешенең анасы бар,Һәм дә атасы була. Ата- анасын белмәүче. Кайбер кешеләр була. Сүз иярә сүз чыга ич,Шундый берәү очрады.
Дөресен әйтсәм, бу турыда. Уйлаганым булмады.Үз башына төшсә генәАңлый адәм баласы. Кем булса да, бу егетнеңҺичшиксез бар анасы. Язмышы хакында башта. Сабыр гына сөйләде. Минем нәрсә уйлаганны.
Ул, әлбәттә, белмәде.Һәрхәлдә ул үзен- үзе. Бәхетле дип санамый. Тик бер үзенә ышана,Берәүгә дә таянмый.Үтә тапкыр, белемле зат,Бер кыза, бер яхшыра. Башка телдә сөйләшкән күк. Аптырашта калдыра.
Анаң, бәлки, гаепсездер,Бүгеннән эзлә дидем. Егет күңелендә шактый зур. Саф хис барлыгын сиздем.
Ялгыш кагылдым, ахрысы,Башын йөзтүбән иде.Әти- әнине белмәсәм,Мең тапкыр яхшы диде. Егетнең йөрәге юктыр,Булса да, янып беткән. Белер- белмәс тагын ни дим? Аны язмыш рәнҗеткән. Могҗиза. Могҗизалар булмый диләр,Була ул, ник булмасын? Бәлки мин аны күрермен,Тик өметем сүнмәсен.Әнә шулай уйлыймын да,Шулай кебек тоела.
Кайсы яктан килсә дә бер,Шатлык хисе җыела. Гел матур хәлләр уйласаң,Күңел дә сафлана ич. Могҗиза күрсәң, һичшиксез,Хәтердә саклана ич. Табигатьнең серләре күп,Белеп булмый гомердә. Бәхетле кешегә генәНасыйп була белергә. Дөньяның төрле җирендәБула алар чынлап та.Үзең чәчмәгән орлыклар.
Уңыш бирә кайчакта. Белем зуррак булган саен. Хәл гадәти күренә. Кайбер гап- гади нәрсәләр.
Могҗиза күк күренә. Серле хәл. Бер хәлне һич уйларга яратмыйм,Язмыш башка якка юллады. Искә төшкән саен күңел сыза,Җан теләгән насыйп булмады. Көтелмәгән бер хәл аркасында. Максатыма бара алмадым.
Хәлне төшенергә кирәклеген. Торган саен ныграк аңладым.
Таныш җиргә кабат юлыксам да,Күңел күгем никтер караңгы. Тыштан караганда матур җирләр,Якты хыял шунда яралды. Ул хыялның хәзер кирәге юк,Йөрәгемне генә кузгата. Була ич кайчак авыр минутлар,Сулык- сулык җанны сызлата. Дөресен әйтсәм, хыял матур иде,Биләп алган иде күңелне. Нәрсә соң бу, һич төшенә алмыйм,Үткән халәт кайта түгелме.Әйткән идем бугай, кирәге юк,Үкенү хисе талый бәгырьне. Бар бит дөньяда әкәмәт хәлләр,Котыртып тора нидер хәтерне.
Күңел төерен бер чишәсем килә,Заман ару кебек ярыйсы.Әллә кайчан узган серле хәлнеңЭченә кереп килә карыйсы. Мөмкинме соң гамәл, әллә юкмы,Мөмкин кадәр исәп керергә. Кемнең кулы уйнаган соң монда,Акыл тели шуны белергә. Бер малай мәхәббәте.
Кибетче Гөлшат апаныңҺәр бармак саен йөзек. Гади йөзекләр түгел шул,Һәрберсе алтын йөзек. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,Сигез була барысы. Малалайлар да кызыгалар,Бигрәк матур сарысы.Әни әйтә әле миңа,Кызлар карарга иртә.Җенем сөйми шул сүзләрен,Имеш, мин артык иркә.
Нишләтим соң, йөзекләре. Ирексез кызыктыра. Түшенә аскан муенсаӨзлексез янып тора. Зур кызыл чәчәк шикелле,Ансын каян алгандыр. Бәлки асыл таш та түгел,Саф пыяла ялгандыр. Нәрсә булса да барыбер,Абау да матур инде. Берәүне дә бу кадәрле.
Яратканым юк иде. Шунсы начар, бер егет бар,Бик гайрәтләнеп йөри. Карап торырга ук усал. Түбән очтан Гаптери. Шул җен килсә, Гөлшат апа. Ихлас елмаеп- көлә.
Мөнәсәбәтләре ягымлы,Шуңа ачуым килә. Тегеләй дә уйлыйм, болай да,Белмим нишләргә инде. Ачудан өйгә кайтмадым,Әнидән эләгә инде. Бераз үссәм, ГаптеринеңКирәген бирәм әле.
Кибетчесен әйтер идем,Миндә юк бер дә гаме. Авыл халкын талыйлар. Көчсезләрне кимсетү – начар гамәл,Гөнаһасы гына ни тора. Кайда карасаң да гаделсезлек,Каршы тору хисе тудыра. Беркатлы зат, мәгълүм, гади була,Аз әйбергә ихлас куана.
Тик шулай да ипсез кагылганда,Йоклап яткан җаны уяна. Дошманлыкны өнәмәгән өчен,Күп вакытта дәшми калабыз.
Комсызларга урлашырга юлныҮз кулыбыз белән ачабыз.Әйтик, һәркөн кирәк сөтне алыйк,Унөч- ундүрт сумга сатабыз,Очсыз икәнлеген белә торып,Телебезне биктә тотабыз. Шул ук сөтне комсыз малтабарлар.
Илле сумнан кимгә сатмыйлар. Мондый хәлгә халык күпме түзәр,Тешен кысып намус саклыйлар. Авылларда хәзер күп кешеләр. Очын- очка көчкә ялгыйлар.Һәләкәтне төгәл белсәләр дә,Авыл халкын һаман талыйлар. Гаебең булса, дәшми калу яхшы,Булмаганда нигә куркырга? Гаделсезлек тойсаң, бу турыда.
Берөзлексез кирәк тукырга. Галәмнең дә бар диләр. Чиксез нәрсә булса булыр. Фәкать бер кайгы диләр. Бәлки кайгының да бардыр,Тик без белмибез генә. Кайгы эчкә сыймаганда,Кан- яшь булып түгелә.
Каһәр төшкән кайбер кайгы. Бөтен гомергә җитә.